
Әдәби марафон 2025
✨3нче көн Нәни балага Баллардан да татлы син, балам, Жанымнан да якын син, балам. Фәрештәләр канат астында Көнгә аваз салдың син, балам! Күзләремнең нуры син, балам, Күңелемнең кылы син, балам. Курчакныкы кебек кулларың Җылы учларыма мин алам. Кояштан да якты син, балам, Гөлләрдән дә назлы син, балам. Яшәешнең гамен һәм тәмен Ходай балаларда дип язган. Тәпи-тәпи атлап китәрсең, Кайчан да бер үсеп җитәрсең. Атла тормыш буйлап, нык басып, Телим сиңа бәхет һәм шатлык. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
58
0