Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨2нче көн Мин Юаш та мин, Усал да мин, Хисле дә мин. Кыргый да мин, Назлы да мин, Шул ук бер мин. Чәчем кызыл, Иртәгә ак, Аннан кара. Йөрәгемдә Сез күрмәгән Ялкын яна. Янсам янам, Дөрләп янам, Көлгә калам. Тереләм дә, Алга атлап, Горур барам. Уем ерак, Сүзем кыска, Әйттем - бетте. Бар булса - бар, Юк булса - юк, Үтте китте! Кискен дә мин, Жайлы да мин, Гади дә мин. Хәйләкәр дә, Юләр дә мин, Шул ук бер мин. Моңаям да, Елыймын да, Көләмен дә. Хисләр дөрли Сез тоймаган Күңелемдә. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

66

0