
Өченче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повесты
Йөгереп урам аша чыкканда, Мәрьям кинәт туктап калды. Трамвай юлы. Аның үкчәсе ике рельс арасына кысылган иде. Аягын суырып карады Мәрьям. Ярдәм көтеп як-ягына каранды. Урам буш. Зур кызыл трамвай һаман якынлаша. Трамвай белән бергә үлем якынлаша. Менә сигнал бирә башладылар. Шундый зәһәр көчле сигнал. Үлем сигналы... Мәрьям соңгы көчен җыеп ыргылды да... уянып китте. Өстәлдә, шашынып, будильник чылтырый иде. «Нинди әшәке саташу бу?» - дип уйлады Мәрьям... 233 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс
63
0