Әдәби марафон 2025. 3нче көн.Әллә сихер, әллә күрәчәк.Физәлия Дәүләтгәрәева.

Әдәби марафон 2025. 3нче көн.Әллә сихер, әллә күрәчәк.Физәлия Дәүләтгәрәева.

Миннән дүрт яшькә кечерәк энем Җиһангир өйләнергә исәбе барлыгын белдергәч, туган нигезебездә ыгы-зыгы купты. Егерме алты яшьлек егетнең үз гаиләсен, үз оясын корырга теләве гаҗәеп хәл түгел, киресенчә, бик тә яхшы гамәл, дип, әни белән мәслихәт кылдык. Тик миңа да, әнигә дә шунысы гына аңлашылмый иде: килен булып төшәсе кеше Җиһангирның йөргән кызы Валидә түгел, иреннән аерылган балалы хатын булып чыкты. Туй-никахлары булмаса да, бер елдан артык энебез белән очрашып йөргән Валидәне туганыбыз урынына күрә идек. #Әдәбимарафон2025 #Миллионтатар

44

0