
Туган як моңы Хәсән Сарьян
Идел Эченең көнчыгыш тарафында тагын, аяз көннәрне күгелҗем рәшә сирпеп, ә яшенле яңгыр килгәндә кара-кучкылланып ятучы иләмсез зур ике әүлия зираты бар. Боларын исә Алыпның агасы Бисрәк батырдан калган диләр: Агыйделне атлап чыккач, чабатасын салып, туфрагын кагып киткән, имеш… Калган җирләрдә ерак тау тезмәләренә кадәр болын да әрәмә, болын да әрәмә. Минем аста гына Күгәрчен, Акман, Каттарлау, Чәгерче болыннары… Алардан эчкәре - язын су басмас чикләрдән авыллар, бүлем- бүлем урманнар башланып китә: Чумар, Мәнәк, Кәл- тәй урманнары… Һәр тарафта күпме кавем гомер кичкән чын табигать. Тик ул хәзер әүвәлгечә тын гына түгел: инде бу төбәкләргә дә тимерле бетонлы, «БелАЗ»лары белән зур сәнагать килеп керде.
52
0