Гөлүсә Шаһбан "Әйткән сүз"

Гөлүсә Шаһбан "Әйткән сүз"

Әйткән сүз Уйнап кына әйткән сүзләр бар, Уйламыйча әйткән сүзләр бар. Уйлап, ләкин чынлап әйткән сүзгә, Тешне кыса-кыса түзгән бар. Күңел эретерлек сүзләр бар, Чирдән терелтерлек сүзләр бар. Гомер буе йөрәк түрләрендә Саклап йөретерлек сүзләр бар. Яшәр өчен кайчак сүз җитә, Ят кешене бер сүз үз итә. Ә кайчакта авыр бер сүздән дә Яшәр өчен көч һәм дәрт бетә. Әрем әчеседәй сүзләр бар, Балдай татлы телле кешеләр бар. Айлар, еллар, гасыр юалмаган Эз калдырган изге эшләр бар. Уйнап кына әйткән сүзләр бар, Уйламыйча әйткән сүзләр бар. Уйлап, ләкин чынлап әйткән сүзгә, Тешне кыса-кыса түзгән бар.

Тэглар:

47

0