3 нче көн. Флера Тарханова "Көзге урман"

3 нче көн. Флера Тарханова "Көзге урман"

Көзге урман хозурында ял иткәндә, Табигатьнең илаһи бер сәләтенә тап булдым мин: Иңнәренә иңнәр куеп, дивар ясап сыенышкан агачларның Җәйнең нәфис гөлләредәй балкып янган Яшел, кызыл, алтын-сары яфрагына Хәйран калып, сокланып карап тордым мин. Гаҗәп бер хәл: яшел чыршы куенында Төз буй-сынын саклап калып корыган бер серле каен, Яшерергә теләгәндәй шәрә калган ботакларын, Ап-ак җептән өрфә челтәр ябынган да, Гүзәлләрнең гүзәленә әверелеп, Үлемсезлектә калуның тапкан җаен. Һаман яшел үләннәрнең өсләрендә Баскан саен чыштыр-чыштыр килеп торган яфрак-палас Көзге урман матурлыгын мактый-мактый җырлый төсле, Күңелләрне дәртләндергән әлеге җыр Сайрар кошлар моңнарына кушыла да Гүзәллеккә тагын бер мәдхия өсти.

Тэглар:

52

0