
2нче көн. Күз яше ачы була
Гадиләнең бу хәлнең дөреслегенә ышанасы килмичә, кабат улының кулларыннан алды. – Юк, юк! Яраббым, нишләп кенә өйдән чыгарып җибәрдем мин сезне бүген, нишләп риза булдым, нишләп? – Гадиләм, синең бер гаебең дә юк, бетермә әле үзеңне! Ходайдан уза алган кеше юк! – Сәяр сәламәт кулы белән хатынын кочаклады. Шәфкать туташы Инсафның беләгенә тоташтырган катетерны алды да малайның үлеме турында белгертергә табиб янына чыгып китте. Палатада ир белән хатын, инде җаны бакыйлыкка күчеп барган уллары гына калды. Гадилә бераз тыела төшеп кенә елый: – Инде нишләрбез, Сәяр, нишләрбез, ничекләр яшәрбез аңардан башка, ничекләр?... Палатага өлкән табиб Шамил Госманович килеп керде. – Кайбер күзәтүләрне карточкасына тутырасы булыр. Хөрмәтле әти-әнисе, коридорга чыгыгыз, калдырыгыз пациентны! Сәяр хатынын сыңар кулы белән кочаклап диярлек бүлмәдән алып чыкты. Коридордагы диванга утыргач та, Гадилә сүзсез генә иңрәп елавыннан туктый алмады. «Ата йөрәге таудан өлкән, Ана йөрәге диңгездән тирән», – дип юкка гына әйтмиләрдер шул! Сәяр, күңеле никадәр тирән өзгәләнсә дә, хатынына терәк булырга тиеш, тынычландыру – аның бурычы. Аңлый, бик аңлый ул Гадиләсен! Яши башлауларына бер ел тулгач та, хатын, кара кайгыга төшеп, табибларга йөрде. Ник балага уза алмавының сәбәпләрен ачыклады. Төннәр буе пошынып, йоклый алмый газапланып чыккан хатынына ни актан, ни карадан гаепләп, сыңар сүз дә әйтмәде ир. Көтте. Гадиләсен елга икешәр тапкыр санаторийларга алып барырга акчасын да, вакытын да кызганмады. Яши башлауларына тугыз ел булган иде инде. Хатынының дерелдәгән иңнәрен тагын да ныграк кочты ир. Ничек тынычландыра ала соң? Хастаханә коридорында табиб чыкканчы биш минут көтеп утыру, әйтерсең – бер гомер яшәү! Ә яшәлгән кадәресендә вакыйгалар-сөбханалла-машалла гына! Язмышы шулай булгандыр инде – Сәяр соң өйләнде. Ничектер, кыз-кыркын артыннан чабарга вакыты да җитмәде. Әти-әниләре иртә үлеп китте. Өч сеңлесенә ул әтиләрен дә, әнисен дә алыштырды. Сеңелләре буйга җитеп, аларны кияүгә биреп, артка борылып караса, 36 яшь тә тулып киткән. Авылдагы нигезне ябарга йөрәге җитмәде. Алай да, шәһәргә килеп урнашты. Авылда төпләнер, гаилә корыр өчен сыңар кыз булмавы сәбәп булдымы, әллә инде шәһәрдә яшисе килү теләгеме – үзе дә аңламады. Эштә сыната торган егет түгел анысы, белеме дә, кул егәре дә җитәрлек. Гадилә белән тәүге тапкыр очрашкан көннәрен хәтерләде. Квартирасына кирәк-ярак карарга кергән иде. Ремонт өчен обойлар караштырып йөргәндә, карашлары очрашты. Сәяр да, Гадилә дә зәңгәр кыңгыраулар төшкән обой рулоны янында тукталдылар. – Бигрәк матур, нәкъ без урман аланыннан җыйган кыңгыраулар! – диде таныш түгел кыз.
23
0