Күз яше ачы була

Күз яше ачы була

– Керегез! Ишек ачылды. Табибның да тавышы кылтырап чыкты. Бик еш үлем шаһиты булырга туры килсә дә, табиб йөрәге дә таш түгел! – Улыгыз белән сезне «Ашыгыч ярдәм» машинасы илтеп куяр, сезгә мәетне урнаштырырга булышырлар. Сәяр улының агарып калган йөзенә карады. Әле иртән генә әтисе янында: «Әнигә нинди бүләк алабыз, әти, әни ул сап-сары лалә чәчәкләре ярата бит!» – дип гөрләп йөргән улының үлеменә һич ышанасы килми, күзләре күрсә дә, йөрәге кабул итми иде. Улының мәетен залга урнаштырдылар. Аякларын кыйблага каратып, Инсафның башын азрак күтәрә төшеп куйгач, залга Сәярның сеңелләре узды. Гадилә, улының инде суынган гәүдәсен кочып, кабат иңгелдәп елап җибәрде: – И Аллаһым, нинди генә гөнаһларым булды икән синең каршыңда, никләр алдың газиз парәмне, инде нинди өметләр белән, ничекләр яшим, ничек яшим? – дип үкседе дә үкседе ул. Иртән әнисен кочып, елмаеп чыгып киткән улының бер хәрәкәтсез, җавапсыз ятуына, үлеменә ана йөрәге ышана алмады. Гадилә белән Сәяр да, туганнары да бу үлемнең сәбәпчесе булган исерек ирнең мәет өстенә беркеме дә килмәвен, гафу да сорамавын бик авыр кичерделәр. Хәсрәтләрен бүлешергә улларын таптатучының анасы белән атасы килсә дә, күңел йомшар иде югыйсә.

Тэглар:

24

0