Айшанур

Айшанур

Көз билгеләре күренә, Яфрак коела башлады. Көннәр эссе булса да, Көз хуҗа була башлады. Табигатьнең үз законы, Беркем каршы тора алмый. Көз вакыты килеп җиткәч, Җәй дә озак тора алмый. Төннәрен хәзер әкренләп Суыта да башлады. Җәйләр инде артта калды Көннәр инде кыскарды. Кояш һаман үз җылысын Бер дә кызганмый әле. Якты нурларын сибеп Күңелебезне күргән мәле.

Тэглар:

23

0