Картаямын диясн килми

Картаямын диясн килми

Көннәр үткән саен олыгаям, Картаямын диясе килми. Ни өчендер соңгы вакытта Гомернең узганы сизелми. Син төзегән йорт та искерә, Юлларның да срогы чыга. Күптән түгел алган тәлинкә дә Ни өчендер төсләрен җуя. Кеше генә түгел машина да Еллар узгач барыбер искерә. Бик күп акча түгеп төзелгән Күперләр дә беркөн ишелә. Көннәр үткән саен картаямын Моның белән берни эшләп булмый. Бүген хит дип җырланган җырларны да Иртәгә инде хит диеп булмый. Көннәр үткән саен олыгаям, Картаямын диясе килми. Ни өчендер күзгә йокы керми, Ризыкның да тәме беленми. Бары бер сәгатькә бирелә күк Яшьлек дигән матур вакытлар. Күпме бирелсә дә бу гомерләр Ташламасын безне саулыклар.

Тэглар:

23

0