Ләбиб Лерон "Татар баласы"

Ләбиб Лерон "Татар баласы"

2 нче көн #Әдәбимарафон2025 Татар баласы Калфак кигән кыз баланың Багып алчы йөзенә: Нинди гүзәл татар кызы! — Күз тимәсен үзенә. Килешеп тора түбәтәй Аның күркәм йөзенә: Нинди матур татар улы! — Күз тимәсен үзенә. Үзе тыйнак, үзе горур, Хак сүз булыр әйткәне. Яратыр газиз Ватанны, Сөяр әткәй-әнкәйне! Дәү булгач та шулай калыр — Татар баласы булып. Әйтерләр: — Татар кызы бу! Диярләр: — Татар улы!

Тэглар:

30

0