Гөлүсә Шаһбан "Бер Аллаһка сыен..."

Гөлүсә Шаһбан "Бер Аллаһка сыен..."

2 нче көн #Әдәбимарафон2025 Табигатьтә генә салкын көзләр - Ә күңелдә җылы яз әле... Җавап тапмаганда мең сорауга, Булган чакта әгәр сиңа кыен... Җаннарыңа тыныч булсын дисәң.. Бер Аллаһка сыен.. Башларыңа килсә гөнаһ гамәл. Гөнаһларга таба булса уең.. Кичерүләр сорап кулың суз да... Бер Аллаһка сыен.. Әгәр сине язмыш сыный икән... Бирә икән сынау адым саен... Ярдәм сорап изге дога белән... Бер Аллаһка сыен... Тормыш сукмакларын чуалтсаң син, Югалтсаң син әгәр барыр юлың... Бисмиллаңны әйтеп дога кылсаң Тик бер Аллаһ сузар ярдәм кулын...

Тэглар:

33

0