
Роберт Миңнуллин "Төган телебезне бетерәләр"
Туган телебезне бетерәләр... Төштекмени шушы көннәргә?! Туган телебезне үтерәләр... Комачаулый телем кемгә? Курыккандай атом бомбасыннан, Курыккандай кара үлемнән, Кемнәр анда, кемнәр шыр җибәрә? Кемнәр курка татар теленнән? Минем телем кемгә зыян салды? Минем телем кемгә ук атты? Ул болай да сезнең ярдәм белән Бөтен хокукларын югалтты...
Сылтамалар:
29
0