Рүзәл Минһаҗев "Егет без!!!"

Рүзәл Минһаҗев "Егет без!!!"

Авылым Минем авылым бит ул, минем өем, Минем тормышым, минем гомерем, Минем кошым бит ул, минем дустым, Минем учак, минем күмерем. Мин яшимен җирдә тыңлар өчен Челтерәп аккан чишмә тавышын. Кешеләрнең күзләреннән күрәм Матур аккан гомер агышын. Кичләр җитсә, мин ишетә алам Тынлык ярган урман шаулавын. Күңелемдә саклыйм, ядкәр итеп, Авылымның горур тауларын. Читкә китсәм, күңелем сүнә минем, Бары авылымда тереләм. Синдә генә янам кояш булып, Авылым син, җаным, бер генәм. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты

Тэглар:

33

0