
2 нче көн. Һади Такташ "Мәңгелек әкият"
Әкият сөйлим сезгә, таң җилләре! Туктагыз да менә тыңлагыз! Шул урманда булган бер әкиятне Илдән илгә күчеп җырлагыз! " Менә урман, чиксез кара урман, Мәңге шомлы, мәңге караңгы; Җиллшр белән ишелеп юаман, һаман Улап торган үткән заманны Шул урманда яшрен бер урында Ялгыз кабер тора. Кем анда? Нигә ялгыз анда адашкан да, Нигә яшрен җирдә, урманда? Ул бер егет кабре, Ул егетнең Кайгы белән үткән көннәре Озын булган, мәңге газап белән Йоклый алмый үткән төннәре.
35
0