
Галия Әхмәтова "Үкенечле картлык"
2нче көн #әдәбимарафон Шул көннән соң алар бер-берсенә терәк булды. Рәйсә апа элекке үкенечләрен күңеленнән чыгарып, бары тик бүгенгесен кадерләргә өйрәнде. Ләйсәнне кызым дип кенә йөртте, һәр көнне аңа хәер-догасын кылды. Ләйсән исә күптән күңелендә йөрткән теләген тормышка ашыру өчен тырышты. Документларын җыеп бетерде, комиссия аша узды. Ниһаять көткән көне дә җитте – тәрбиягә кечкенә кыз бала бирделәр. Кызчыкка Зөһрә дип исем куштылар. Рәйсә апа сөенеченнән елый-елый оныгын кочаклады: – Менә бит, Ходай үкенечләремне оныттырырлык бүләк килде, – диде ул. Өй тулы бәхет, көлү авазлары яңгырап торды. Ләйсән күп еллар кичергән ялгызлык хисен дә, яраларын да акрынлап онытты. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГалияӘхмәтова #Үкенечлекартлык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #КитапРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
45
0