
Туган як моңы Хәсән Сарьян
И иртәләрен ак томанлы Ак Иделем!… Мин Агыйделнең түбән карасаң йөрәкләр куп- малы Төбә яры читендә басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, кыелып-кыелып керәшәләр очып йөри. Дөнья моннан капыл киңәеп, күз каба- гыдай ачылып китә: уң ягымда зәңгәр дымдай рә- шәләнеп, офык өстенә Йолдыз-Тау уелып төшкән; сул ягымда - Питер тавы, аның очлы борыны Агыйдел аръягындагы Кызкала тавына төбәлеп каткан төсле. Моннан ике йөз ел элек империяне дер селкеткән Пугач явы Казанны алмага барышлый бу җирләрдән дә яңгырап үткән.
44
0