
2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шамил Бикчурин «Бер ана балалары»
...Өстәл өстендәге ак самовар җырлап утырды-утырды да кинәт тынып калды. Өй эче күңелсезлеккә чумды. Әле ду килеп аш-су әзерләп йөргән карчыкка да ямансу булып китте. Тәрәзә каршындагы агач яфракларын шыбырдатып көзге вак яңгыр ява. Зонтиклар каплап, плащларына төренеп, нефтьчеләр эштән кайталар. Болары - шул Азатлар, килене Хәлимәләр кебек соңга калганнарыдыр... Терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып, Зәкия әби шәһәргә, аның шау-шулы урамнарына карап уйга калды: «Менә шушыларны хәзер Рамазанга күрсәтәсе иде. Каян калыккан әкияттәге сыман бу шәһәр, дип гаҗәпләнер иде. Бигрәк тә улларын күреп исе-акылы китәр иде. Әнә нинди зур инженер булдылар бит хәзер... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШамилБикчурин #Алтынҗирдәятмый #Беранабалалары #хикәяләрһәмочерклар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
53
0