
Күз яше ачы була
– Гадилә, бәлки, сеңелләремне дә чакырыргадыр кичкә, сине аларга да бик күрсәтәсем килә. Бигрәк әнигә охшаган бит син! Алар да яратмый калмаслар сине! Син ризамы? – дип, кызны бераз аптырашта да калдырды. Кыз, ул-бу уйлап, каршы килгәнче, Сәяр трубканы кулына алды да, номерлар җыярга кереште: – Алло, алло, Фәнзирә, синме? Апаларыңа да әйт тә кичкә миңа кереп чыгыгыз әле, сезне бик яхшы яңалык көтә! Гадилә белән Сәяр кичке өстәлгә кирәк-яракны алып, кибетләрдә йөреп кайттылар. Ир бигрәк йорт җанлы, һәр хәрәкәтен, гамәлен ошатты кыз да. Табын әзерләнеп беткәндә, ишектә кыңгырау зыңлады. Ишекне бергә ачарга булдылар. Сәярның сеңелләре бүлмә тутырып керделәр – шактый ук таза бәдәнлеләр, озын буйлылар икән! – Фирдәвес, Фәния, Фәнзирә! Менә сез ишетәсе, күрәсе сюрприз – Гадилә апагыз! Кем дисезме? Дөрес сорыйсыз?! Мин өйләнергә булдым. Җиңгәгез булыр бу апагыз! Гадилә бер мәлгә вакыйгаларның бу чаклы тиз үзгәрүенә аптырап, ни дияргә дә белмәде. Әйләндереп бер сүз дә әйтә алмады. – Йә, әйдәгез, утырыгыз, чәй өстәлебез әзер безнең, җаннарым! Сеңелләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде, аларның күчтәнәчләре дә өстәлгә куелгач, туй табыны булды да куйды. Кунаклар берәр сәгать утыргач та, кузгалырга булдылар. Шунда өлкән сеңел Фирдәвес: – Абый, Гадилә апа безгә бик ошады, без никах көнен көтеп калабыз, – диде. Сеңелләре киткәч тә, Сәяр Гадиләне кунарга кыстарга уйласа да, әйтмәде, рәнҗетермен дип курыкты. Ике төргәк кыңгыраулы обойлары белән өенә озатып куйды. Гадилә әнисе белән генә яши икән, әтисе күптән бакыйлыкка күчкән. Гадилә, әнисен ялгыз калдырудан куркып, кияүгә чыкмый икән. Бар белгән хәбәрләре шул булды. Кызның залын кыңгыраулы обойлар белән балкыткач та, бер атнадан никах мәҗлесе уздырып, җылы мөнәсәбәтләргә, назга сусаган ике яшь йөрәк бергә яши башлады.
55
0