
Күз яше ачы була
Гадилә ашыгып-ашыгып табын әзерли. Өйгә, борыннарны кытыклап, тәмле бәлеш исе таралды. Аның бик кадерле кешеләре – ире Сәяр белән улы Инсаф менә-менә кайтып керерләр. 8 Мартны шулай бергә гаилә белән каршыларга яраталар алар. Белә инде хуҗабикә: әтиле-уллы юкка гына чыгып китмәде ич алар! Гадиләне сөендерер өчен бүләк сайларга китте аның кадерлеләре. Гадилә газ плитәсенең мичен генә ачкан иде, кесә телефоны шалтырады. Иредер инде – ул һәрчак ни эшләсә дә, шулай хатыны белән киңәшергә ярата. – Гадиләм... Сәярның тавышы нишләптер калтырап чыга иде. – Гадиләм... – ире сүзен әйтә алмый аптырады... – Әтисе, йә, ни булды? – Гадиләм... Улыбыз... – тавыш өзелде... – Гадиләнең кулындагы таба тоткыч бияләйләре бармакларын гына түгел, йөрәген үк кыскан сыман тоелды. Хатын нишләргә белми, беравык баскан урынында катып калды. Ишектәге кыңгырау тавышы Гадиләне айнытып җибәрде. Йөгереп диярлек ишеккә барды. Ишек төбендә полиция киеменнән таныш түгел ир-ат басып тора иде. – Гадилә ханыммы? – Әйе. Сез кем? – Мин полиция капитаны Илсур Мидхатович булам. Ирегез белән улыгызны хастаханәгә озаттым. Әйдәгез, киенегез, бәлки әле улыгызның исән чагын күреп, сүз әйтеп кала алырсыз. Гадилә өстенә язгы пальтосын киде дә, капитан артыннан атлады. – Кайда булган бу хәл? Соң бит әле өйдән чыгып киткәннәренә дә күп түгел, ярты сәгать вакыт узмагандыр? Бераз баргач, машина туктады. – Менә монда!
55
0