
Роберт Миңнуллин "Уйларым"
1 нче көн #әдәбимарафон2025 Яшәсәң иде уеңны Уйлар-уйламый гына... Яшәп булмый шул дөньяда Уйлар уйламый гына. Уйларым минем тезгенсез: Сулда да, уңда да... Уйларым әллә кайларда: Тегендә дә, монда да... Уйларымны кысам бик еш Йөрәгемә, учыма. Тырышсам да чыга алмыйм Уйларымның очына... Күңелдәге уйларымны Булмый ла тыеп кына... Җырлар язам, уйларымны Уйдырып, уеп кына.
Сылтамалар:
60
0