
Габдулла Тукай
XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь Сабыйга Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул. Һич өрәк, албасты булган сәхралар, кырлар да юк; Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын. #ГабдуллаТукай #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
62
0