
Икенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повесты
- Йоклый алмыйм, әти. Күзем йомылмый. Мин өстә йоклаган абыйдан куркам. Нигә гырылдый ул? Үләме әллә? Әти, мин куркам, елыйсым килә. Мине куркытыр өчен гырылдыймы ул? - Иртәгә төнлә Бөгелмәгә кайтып җитәбез. Йоклап кал, кызым. Иртәгә көне буе интегерсең, бүген йоклап калмасаң. Йокламаганыңны белсәләр, куяннар яратмаслар үзеңне. Алар бит йокы бүләк иткәнне яраталар. Куян балаларының иң яраткан нәрсәләре – йомшак, жылы йокы, дип аңлатырга тырышты Габдрахман....229 нчы бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс
60
0