ӘЛИФ ЛӘМ МИМ

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ

XXXIII #ӘдәбиМарафонны култамгалы (автографлы) китапны укудан башлыйм әле. Әлифбадан... Төгәлрәге - Әлифбаның авторлары турында язылган әдәби әсәрне укудан. Әлеге китапның авторы - Лилия Гыйбадуллина. Бер көнне Язучылар берлегендә ул мине күрде дә, йөгерә-йөгерә каядыр чабып китте. 1 минут та үтмәде, яңадан минем янга йөгереп килде: "Раил абый, бу китабымны Сезгә дип махсус алып килгән идем, автограф белән!" - дип аны миңа тоттырды. Ничек инде шундый китапны укымыйсың, ди. Эх, барлык язучылар да әдәби марафонның кыйммәтен аңласалар иде, анда катнашсалар иде, үзләренең китап укучылары белән янәшәдә булсыннар иде. XXXIII #ӘдәбиМарафон проектын менә шундый теләкләр белән башлыйм. "ӘЛИФ ЛӘМ МИМ - Ә мин сине танышканчы ук белә идем. - Беркавым тын торгач, күңелендә йөрткән йөктән котылгандай, күкрәк тутырып тирән сулыш алды да егеткә ныграк сыенды кыз. - Институт коридоры стенасына билгеләрне язып эләләр ич. Синең бишлеләрне кызлар белән шаккатып санап торган идек. Кем икән бу бишлегә генә укучы Сәләй Вәгыйзов, дип. Егет елмаеп куйды: - Их, бәгърем. Минем дә чын исемем алай түгел шул. Тугач та үз ата-анам кушкан атым - Сөләйман Хәлиуллин..." #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #ЛилияГыйбадуллина #ӘлифЛәмМим 2025 ел 13 нче бит

Тэглар:

71

0