
Ләбиб Лерон "Хәерле иртә"
Әтәчтән дә иртәрәк Уяндым мин, әлбәттә, - Хәерле иртә, әнкәем! Хәерле иртә, әткәем! Үзем урын җыям мин, Үзем юына алам. - Хәерле иртә, әбкәем, Хәерле иртә, бабам! Мәктәпкә үзем барам, "Биш"леләр генә алам. - Хәерле иртә, апа! Хәерле иртә, мәктәп!
64
0