Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

🍁1нче көн Бары алга кара! Заман арбасында утырганда Ипләп утыр, кара. Язмыш җилләренә арка куйма, Бары алга кара! Таулар биек, уяулыгын җуйган Упкыннарга тара. Кыя аша юлны күрим дисәң, Бары алга кара! Тән ярасы китәр, нахак-ялган Җанга салса яра, Сабырлык тап, яшь күрсәтмә илгә, Бары алга кара! Сикәлтәләр йолкыр, дер селкетер, Бирешмә, тап чара. Син кыйблаңа ябыш, төшеп калма, Бары алга кара! Җитте, диеп туарыла калсаң, Җанга сагыш сара. Заман аты юрта гына әле, Бары алга кара! Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

84

0