
1 нче көн. Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин "Яшәү белән үлем арасында"
#әдәбимарафон2025 1941 елның җәе иде. Тыныч иртә иде. Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу. Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды. Сугышның икенче көнендә үк миңа да военкоматтан повестка килде. Инде кичке якта безнең эшелон юлга чыкты. Вокзалда меңләгән куллар, яулык болгый-болгый, безне озатып калды. Без фронтка киттек. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
64
0