
Әдәби марафон 2025
✨1нче көн Танышу Син әле мине белмисең, ә мин Танып алдым сине күптәннән. Үзең түгел, җаның дәште миңа, Киләчәктән түгел, үткәннән. Тавышың да таныш кебек миңа, Карашың да якын тоела. Нигә генә килеп чыктың икән Көтмәгәндә минем юлыма? Күпме йөзләр тукталмыйча китә, Мингел булып узып каршыдан. Ә син никтер кердең йөрәгемә, Әйтерсең лә алдан язылган. Син әле мине белмисең, ярый, Шулай калсын. Бәлкем, яхшыга… Тик күңелем генә никтер минем Сиңа таба һаман ашкына. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
68
0