
Лилия Гәрәева "Үз балам"
1нче көн #әдәбимарафон2025 – Ул бит синең балаң түгел, Рөстәм... – Гөлназның бу сүзләрне шулкадәр ачынып әйтелде. – Син моны йөз процент ышанып әйтәсеңме? – диде Рөстәм, хатынның күзләренә төбәп карап. «Юк» дигәндәй, Гөлназ башын кагып, карашын читкә алды. – Алайса, мин әйтәм. Ул йөз процент минем балам! Һәм мин үз баламны үзем үстерергә телим. Минем улымның әнисе дә, әтисе дә булырга тиеш. Син ризамы? – Риза, – диде Гөлназ, Рөстәмгә ихластан елмайган улына исе китеп карап. «Нәкъ Рөстәмнекенә охшаган бит», – дигән уй сызылып үтте күңеленнән Рәсимнең ирен читендә кабарып торган миңен күреп. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияГәрәева #Үзбалам #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #КитапРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
54
0