
Нәбирә Гыйматдинова. Каеш.
Руша белән авыл арасы ике чакрым. Өендә алты бала. Моны көрәк-сәнәк күтәреп эзләргә чыктылар. Көзге салкында туңып үлгәндер дип тә шикләнделәр. Бүре оясыннан тапканнар. Ничек ерткычлар ботарламаган, алар да ач бит! Сөйләмәде шуны. «Бүреләр сыртын куеп җылытты» иде бар сүзе. Әле мин аннан да шәбрәкләрен беләм. И-и, безне кузгатсаң, тел гел тегермән ташы инде, әйләнә дә әйләнә. Безнең әти, авыл күлмәгенә сыймыйча, Донбасс якларына китеп күмер чабып кайтты. «Өс-башын бөтәйткән, акча җыйган», – дип мактанды әни күрше апаларга. Ә мин: «Әтинең бил каешы бар», – дип, малайларның күзен кыздырдым. Әти: «Чын каеш бу, улым, чын күн», – дигәч, каешның дәрәҗәсе тагын да үскән иде. Алты яшьлек бала күннең нәрсә икәнен дә аңламый бит әле, әти әйткәч, дөнья бәясенә торырлык әйбер, димәк, эһе. Беркөнне әти: «Улым, син умыртып аша, билең юанайса – каеш сиңа»,– димәсенме! Иртә-кич күзем акайганчы ипи белән бәрәңге бүсәм, малайгынам. Үзем көн дә бау белән билне үлчим. Калынаямы, юкмы? Өметләр зурдан: каеш билгә кунган минутта ук малайлар мине командир итеп сайларга тиеш. Менә ниләр турында хыялланасың ул, һе-һе. Вәләкин синең хыялларыңны сугыш дигән аждаһа каба да йота. Каеш тәтемәде шул миңа, әти белән ул да сугышка җыенды. Аның очын әз генә ярдылар да кургашын кәгазьгә төргән нәни догалыкны тыктылар. «Әтиеңне үлемнән дога саклар», – диде әби. «Нимечне дөмектергәч, каеш синеке, валлаһи, улым, – дип, башымнан сыйпады әти. – Ашавыңны кысма, мин кайтканда каеш сиңа таман гына булыр». #ӘдәбиМарафон
57
0