
Гөлүсә Шаһбан "Яшәү рәхәт"
Җирә яшәү рәхәт, әгәр тойсаң Кирәклеген йөрәк җылыңның. Әгәр тойсаң чын корычтай итеп Син яшәгән гаилә - тылыңның. Җирдә яшәү рәхәт, тойсаң әгәр Киңәшеңә мохтаҗ кешең барын. Әгәр тойсаң төпле терәк итеп Янәшәңдә барган сөйгән ярың. Җирдә яшәү рәхәт, шундый рәхәт "Җаным" диеп дәшсә якының, Җирдә яшәү рәхәт, бүтәннәргә Җылы бирә алса ялкының. Җирдә яшәү рәхәт, әгәр тойсаң Бик күпләрнең" рәхмәт" дигән сүзен.
55
0