
1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шамил Бикчурин «Бер ана балалары»
Кичә генә башын бәйләп сырхаулап яткан карчык бүген, бер басасын биш басып, яшь киленнәр җитезлеге белән табын әзерләп йөри. Ут кебек кызган табага чажгырдатып коймак сала да ул пешкәләгәнче түргә чыга, өстәлгә чынаяклар тезә, май-вареньелар куя, таба исе чыга башлагач, ашыгып тагын кухняга кереп китә. Бүген Зәкия әбигә бәйрәм - улы Айрат көтмәгәндә Төмәннән кайтып төште. Тик әнисе хәл-әхвәл сорашырга да өлгерә алмый калды, ай күрде - кояш алды дигәндәй, күчтәнәчләрен бирде дә энесе Азат эшли торган конторага китеп барды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШамилБикчурин #Алтынҗирдәятмый #Беранабалалары #хикәяләрһәмочерклар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
71
0