8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина

8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина

Тып-тып итеп төшәләр дә Тәгәриләр алмалар. Тәгәрәгән алма кебек Таралыша балалар Алма калмый ботакта, Бала калмый кочакта. Тәгәрәп барыр күк дөнья Кочактан чыккан чакта. Җирдә алма -кадерсез, Кадер бетәргә бик тиз. Балаларның күңелләре Саклана күрсен керсез. Алмаларны җыяр чак, Балаларны сөяр чак. Алма пешәр, бала үсәр, Тормыш шулай барачак. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХайруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

48

0