Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

🍁7нче көн Иске яңаны саклый «Мал кадерен бел» дип әйткән Халкым хаклы диям мин. Туфли эченнән күренми,– Тишек оек киям мин. Күлмәгем күптән тузса да, Баш тартмыйм, мичкә якмыйм. Яңасы элгечтә торсын – Иске яңаны саклый! Ә бүген таңда саескан Начар хәбәр китергән, – Ун меңгә алган кәчтүмне Көя тапап бетергән. Әрле-бирле бәргәләнәм, Үземә урын тапмыйм. Чүплеккә ыргытыр идең, Иске яңаны саклый... Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

55

0