Дилбәр Булатова "Көтәрмен дигән идең..."

Дилбәр Булатова "Көтәрмен дигән идең..."

Кыз аның бу тупаслыгыннан тәүдәрәк кыенсына иде. Ә Камил үзен дә, аны да яклап, бер сүз дә дәшә алмый. Артык зур иде бөреләнеп кенә килгән мәхәббәт тойгысы, артык яңа, саф. Күңелне күкләргә күтәргән бу шатлыклы хиснең әле ни икәнен дә, нинди икәнен дә аңлап булмый иде. Камил – үзләренең сыйныфында гына түгел, мәктәптә беренче егет. Заманында район прокуроры булып эшләгән әтисеннән укуга хирыслык, сабыр тырышлык күчкән. Мәктәптә татар теле укытучы әнисе күркәм буй-сын, хис-тойгыга бай йөрәк бүләк иткән: егет җырга да оста, өч-дүрт ел бию түгәрәгенә дә йөрде, концертлар була калса, кечерәк сыйныф кызларының йөрәген гитарада да уйнап яндырды. Тик Камиләгә тиң микән соң ул? Бу уйлар да егетнең башына шул 1нче сентябрьдән башлап керә башлады. Камил мәктәптә беренче егет булса, Камилә – районда иң беренче кызлардан. Районның яртысын диярлек биләп торучы иң зур, иң бай хуҗалык директоры Батталовның бик иркә, унбиш ел көтеп алынган бердәнбере ул. Әнисе – хуҗабикә, барлык вакытын гаиләсенә, ягъни ире белән кызына багышлаган кеше, кызы өчен утка да, суга да керергә, кирәксә, арыслан авызына ташланырга да әзер.

Тэглар:

43

0