Гөлүсә Шаһбан "Көткән..."

Гөлүсә Шаһбан "Көткән..."

Тар сукмактан икәү төшеп килә, Сөеп, назлап бөдрә талларны. Искә алып моңлы сандугачлы Һәм йокысыз җылы таңнарны. Таныш елга… Жанга якын аның Челтрәп аккан һәрбер тамчысы. Тезелеп киткән тал-тирәкләр гүя Мәхәббәтнең тугры сакчысы! Көннәр үткән, хәтер сукмагы тик Саклый парлыларның эзләрен. Кабатлый күк хәтта зәңгәр күкләр «Сагындым» дип әйткән сүзләрен. Көткән елга… Көткән яр буйлары. Көткән сукмактагы һәр үлән. Көткән җиһан. Көткән үз хуҗасын. Килер диеп сөйгәне белән. Тар сукмактан икәү төшеп килә… Сүзсез… Бәхет балкый алсу йөзләрдә. Сүз кирәкми… Тулы бер җыр ята «Бер генәм» дип әйткән сүзләрдә.

Тэглар:

44

0