7 нче көн. Син икәнсең

7 нче көн. Син икәнсең

Алда туганнар белән хушлашу һәм тагы бер зур эш тора иде. Анысы - Өлфәт белән күрешү. Аны күрмәгәнгә егерме елдан артык вакыт үткән. Үкенечкә калмасын, күрешергә, сөйләшергә һәм хушлашырга кирәк. Өлфәт - Алсинәнең тәүге мәхәббәте. Хәер, соңгысы да бугай. Нишләптер башка беркемне дә алай ярата алмады, чөнки Өлфәттән башка бер генә ир-егет тә үзенә гашыйк иттереп, күңелне кояш нурыдай җылытып, иркәләп-назлап торучы тылсымлы хисләр уята алмады. Бәлки ялгыз калуы да шуңадыр. Яратса, кияүгә чыккан булыр иде. Ә Өлфәт белән икесе арасында үтмәс упкын, таш дивар, мәңгелек киртә булып "ЯРАМЫЙ!!!" дигән тыюлы сүз ярылып ята иде. Бәхетле булудан, сөйгәне белән кушылудан шул рәхимсез табу-сүз тыйды, шул сүз бер сукмактан атлыйсы ике гашыйкны зар елатып, икесен ике якка атып бәрде. Артыңда чалгысын кайрап әҗәл авыз ерып торганда инде бу тыю белән исәпләшмәсәң дә ярыйдыр. Мәңгелеккә китеп барган җанны хөкем итәргә кемнең хакы бар?! Иртәгә юлга чыгасы төн йокысыз үтте. Күпме тырышса да, бар күңелен биләп алган авыр, шомлы уйлардан котыла алмады Алсинә. Тәнендә тормыш утының сүнүенә, Алсинә дигән кызның якты дөньядан мәңгегә китеп югалырга тиеш булуына ни акылы, ни йөрәге ышанырга теләмәде. Шулай ук бар да бетәрмени? Бу җир Алсинәдән башка гына әйләнер, Алсинәдән башка гына ак карлы кышлар, җылы язлар килер, хуш исләргә күмелеп шомыртлар чәчәк атар, ул киткәч тә, күктә шулай ук кояш балкып көләр, тормыш дәвам итәр микәнни?!

Тэглар:

49

0