
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 7 нче көн Күңелем җылы тели. Повесть Миләүшә КАҺАРМАНОВА
Кыз "әйе" дә, "юк" та димәде, әмма аның башын тәрәзә ягына борып тынып калуы үзе үк җавап иде. Егет моны үзенчә аңлап дәвам итте: – Әмилә, миннән куркырга да, оялырга да кирәкми, һәрхәлдә, әле түгел… Дөресен генә әйт әле: сиңа нинди ярдәм кирәк? Йомшак караш, җылы сүздән болай да чак торган кыз алдына бөтенләй бәлҗерәп китү куркынычы басты. "Елап җибәрмәскә, тик еламаска! Моның алдында түгел!" Берничә секунд эчендә зур тырышлык белән үзен кулга алды һәм бернигә исе китмәгән кыяфәттә, көлемсерәп, егеткә туры карарга көч тапты: – Сез хәйрия оешмасыннанмы, әллә Робин Гудмы? Күрсәткән ярдәмнәрегез өчен дә зур рәхмәт, миңа төшке автобуска өлгерергә кирәк. Кызның бу кылыгы егетнең дә теңкәсенә тиде, күрәсең, ул да әллә ни ялынып тормаска булды. Кирәкми икән – кирәкми, әйдә, юлында булсын! – Ну, үзең кара… Әйдә, алайса вокзалга төшерәм. Вокзалга кадәр берсүзсез бардылар. Машинадан чыкканда Әмиләнең ихлас итеп: "Рәхмәт! Сау булыгыз!" – дигәненә дә егет "Ярый", дигәнне белдереп баш кына какты да кузгалып та китте.
47
0