
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 8 нче көн Фаҗига (повесть) Фәнис ЯРУЛЛИН
Мөхетдин хатынының мондый җайлы чагыннан үзенчә файдаланып калырга теләде. Ул: – Карчык, син больниста чакта шикәр бетеп киткәч, мин күршеләрдән өч тәңкә акча алып торган идем. Шуларга түләргә акча кирәк иде, – диде, карчыгына күтәрелеп карамыйча гына. Ләкин Маһирә аңардан үткенрәк булып чыкты. – Үзем генә кертермен, кемнән алдың? – диде ул. – Кемнән дип... Теге ниләрдән инде... – Ул ниләргә үземнең дә керәсем бар иде, шунда бирермен. Мөхетдин, эшнең барып чыкмаганын күргәч, турыдан ярып салмакчы булды. Мондый чак яңадан кабатланмаячак иде. – Аяклар үтереп сызлый, Маһирә. Шуларны басарга дарулык кына акча кирәгие. Бер кызыллык кына булса да бир инде. Явымнар булыр, ахры, һич түзәр хәл юк. Уф, ай-яй билне үтерә. – Кинәт кенә үтереп авырта башладылармы? Бик сызлагач, бульнискә барырга кирәк. Кызга иптәш тә булырсың. Барырга иренсәң, үзем баргач дарулар алып кайтырмын, шуңынчы түзәргә тырыш. – Ул дарулар басарлык булса, сиңа тел әрәм итеп тә тормас идем. Менә тавык шулпасы янына берәр кырлы стакан акны салып куйсаң, шул чакта басылыр. Ә син дару дисең. Маһирә яулык читеннән генә елмайды: – Тавык шулпасы сиңа түгел ул, тамагыңны сузма, мин аны Камиләгә алып барам. Бульнис боткаларыннан туеп беткәндер мескенем. Андый җирдә өй ашлары сагындыра. Маһирә картын да бөтенләй буш итмәде. Тавыкның башын, бүтәкәсен һәм үпкә-бавырын, бер тәлинкә шулпага салып, Мөхетдингә бирде. Ләкин Мөхетдин моның белән генә канәгать түгел иде. – Их, карчык, сызлануларны шулпа белән генә басып булмый шул, – диде ул. – Аңарга үз даруы кирәк. Бер очсызлы кызыллык кына бир инде, бу арада эчләр кортлап бетте. Шул кортларны басарлык булса да ярар иде... Маһирә картының хәленә керде. Мөхетдин бик ялына, мескенләнә торгач, аңа бер сум акча сузды.
52
0