Күңелем җылы тели

Күңелем җылы тели

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 -Китереп җиткердегез, тәкъдим ителгән акчаны алма- дыгыз, сезгә тагы нәрсә кирәк? – Миңа бернәрсә дә кирәкми лә ул, сиңа менә ярдәм кирәк бугай. – Мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, беренчедән. Икенчедән, аңламый калдым, без кайчан “син”гә күчтек әле?! – Кыз ярсып ук китте. Җиде төн уртасындагы кешесез, дөм караңгы тора- клар арасында каршысына басып, кыю булырга тыры- шып, тавыш күтәреп маташкан яшь кенә кыз баланың истерика чигендә икәнлеген аңлау өчен күп акыл кирәкми иде. Ринат та моны аңлады һәм машина уты яктысында Әмиләнең яшь эркелә башлаган күзләренә, калтыран- ган иреннәренә, шартлатып бармакларын “сындыруына” карап торды да кызның җирдәге сумкасына үрелде.

Тэглар:

53

0