
Әдәби марафон 2025
✨7нче көн ИСЕҢДӘМЕ? Исеңдәме, матур җәйге төндә Йолдызлар санадык, үрелеп? Таң кызарып килде каршыбызга, Алсу яулыгына төренеп. Иреннәрең синең «сөям» диде, Колагыма якын үрелеп. Безне көткән икән ул җәй, Мәхәббәттән шашып, тилереп. Исеңдәме, йотлыгып су эчтек, Улакларга түбән иелеп? Баллы чишмә суы тамчылары Учларыңнан калды түгелеп. Тагын очрашырга вәгъдә бирче, Җаннар сагынганда өзелеп… Җил булып исеп кил яннарыма Яки күбәләккә әверелеп… Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
48
0