Әмирхан Еники "Картлар"

Әмирхан Еники "Картлар"

7 нче көн #әдәбимарафон2025 — Ә ярату? — диде Казбек, егетләнеп. — Ярату булганмы соң алар арасында? — Сезгә тагын нинди ярату кирәк? — диде Лотфи карт, бик гаҗәпләнеп. — Әнә Рамазан бабагыз карчыгының кабере өстеннән кайтып та керми, ә сез монда, ярату дип, оялмыйча лыгырдап утырасыз!.. Без дәшмәдек, хәтта ничектер уңайсызланып та калдык, гүя без бик гади бер хакыйкатьне аңламый идек. Дөресен генә әйткәндә, картларны тыңлап утыру яхшы, әмма аларны аңлап бетү, бигрәк тә алар белән бәхәскә керү һич тә мөмкин түгел. Әнә «ярату» дигән бер сүздән картыбыз кызды да китте. Ни өчен, бик гаеп сүзмени ул?.. Әллә яратуны картлар бөтенләй башкача аңлыймы? #ТатарстанЯзучыларберлеге #ӘмирханЕники #Картлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

49

0