Рәмзия Габделхакова "Син икәнсең"

Рәмзия Габделхакова "Син икәнсең"

7нче көн #әдәбимарафон Алсинә тораташ катып басып тора. Акылы табиб ханымның сүзләрен сеңдерә алмый газаплана, чөнки миенең һәр күзәнәгенә "Мин авыру, мин үләргә тиеш" дигән авыр уй шыплап тулган һәм ул бу уйга инде күнгән. Шуңа күрә авызыннан һич урынсыз, сәер сүзләр чыга: - Мин үләргә әзерләнгән идем инде... Гүя әзерләнеп тә үлми калуына, китәсе юлыннан борылып, яшәргә мәҗбүр булуына үртәлә, кемгәдер үпкәли иде. - И-и бәгыркәем!!! - Табиб хатын аны иңнәреннән кочып ала. Алсинәнең түгел, аның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. - Пәйгамбәребез әйткән ич, иртәгә үләм дип әзер тор, мәңгегә килгән кебек тырыш! Бар, кадерлем, сөенә-сөенә яшә! Икенче көнне Алсинә белән Өлфәт, көнбагыш чәчәгедәй сары, уенчык кебек кечкенә машиналарына утырып, Наратка, әнисенең риза-бәхиллеген алырга китеп бардылар. Җәйге көн чалт аяз, күкнең мәңгелек падишаһы - алтын таҗлы кояш җирне һәм шул җирдә үз мәшәкатьләре белән мәш килгән барча тереклекне җылы кочагына алып, иркәли-назлый иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Синикәнсең

Тэглар:

51

0