
Туган як моңы Хәсән Сарьян
Агыйдел! Мин синең бүгенге тыныч, иркен-рәхәт, якты ярыңда басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, уйнап-уйнап керәшәләр генә очып йөри. Илгә иш булган Илешем басуларында да, болгар бабаларыбыз шикелле, иген игүдән башканы белмәгән, теләмәгән халкым эшли - Илем данын үстерәләр. Тик мин әле үткәннәрне уйладым.
41
0