Җиденче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повестыннан өзек

Җиденче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повестыннан өзек

Инна кабинетка кереп китте. Чибәр кешегә бер җирдә дә бер-нинди тоткарлык булмаска тиеш дип уйлый һәм шушы кагыйдәгә ышана иде Ярославцева. Ул үзенең матурлыгын пропуск урынына куллана белә иде. Матурлыктан файдаланып, күбрәк алу өчен вөждан дигән нәрсәгә әһәмият биреп тормаска туры килә иде аңа. Бу кагыйдәне Инна Ивановна иртә үзләштерде. Инспектор белән Ярославцеваның чыкканын көтеп утырган арада кабул итү бүлмәсенә Польша делегатлары килеп керде. Делегация унике кешедән тора иде. Күбесе чибәр хатыннар. «Йа Алла, болар бишәр минут кына сөйләшкәндә дә алтмыш минут вакыт кирәк булачак. Тәнәфескә илле минут вакыт калды, нишләргә?» -Мария Ивановна, диде ул секретарьга. Сез күреп торасыз... 263 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс

Тэглар:

51

0