
Әдәби марафон-2025.7нче көн.Зифа Кадырова. Язмыш сынавы. Бүген Зифа Кадырованы туган көне белән котлыйбыз.
– Бәләкәчем, син бит әле бала гына, ә үзеңә әллә ничек тартасың, – диде дә ябык, бәләкәй генә Әлфияне күкрәгенә кысты. Әлфиянең карышырлык та хәле юк иде, башы әйләнде. Аңа шундый рәхәт, җылы иде бу куенда. Таһир абыйсының кайнар сулышы моңарчы егетләр кулы тоймаган яшь кыз баланың зиһенен җуйды. Егылып китмим дип, Әлфия Таһир абыйсының биленә тотынды. Таһир, үзе дә сизмәстән, яңа өлгереп килгән, моңынчы беркем кагылмаган матур кызыл иреннәргә үрелде, яшь егетнең бөтен тәнен әйтеп бетергесез газаплы рәхәтлек чорнап алды. Шашып-шашып яшь кыз баланың иреннәреннән үпте. Ул инде үз-үзен тыялмас хәлгә җиткән иде. Акыл йөрәккә, йөрәк акылга буйсынмас булды. Шулчак Таһир кинәт айныгандай Әлфияне читкә этеп җибәрде, йөрәге күкрәк читлегенә сыймый шашып типте..... #Әдәбимарафон2025 #Миллионтатар
84
0