7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина

Җитмәгәне җитми торсын, Колачка дөнья сыймас. Адәмне нәфес котырта, Нәфес тамагы туймас. Дүрт аякка басмый дөнья, Бәрәкәт бир барына. Китермә тик нужаң төшеп Күңелләре тарына. Байлык кына бирә алмый, Бәхет бик тә талымлы. Сора Раббымнан иң элек Сәламәт дүрт ягыңны. Ә калганы була аның, Синеке сиңа дигән. Язмыш бит һәр адәмгә дә Өлешен бүлеп биргән. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Сәкинә Хайруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

42

0