✨6нчы көн

✨6нчы көн

Гаиләм Ялгызым түгел бу җирдә, Гаиләм - зур терәгем. Сөйгән ярым, балаларым - Ходайның зур бүләге. Язмышның урау юллары Кая гына илтсә дә, Сагынып кайтам йортыма, Газизләрем көткәнгә. Ташып ага ярларында Елгадай безнең гомер. Сагышта да, ялгышта да Якын кешең кул бирер. Күпсенә күрмә, Ходаем, Һәр көнем - көтеп алган. Яратып һәм яратылып, Гомер юлыннан барам. Гомер юлы булсын озын, Шатлык көтсен һәр чатта. Тормышта сездән дә якын, Кадерле юк, чынлыкта… Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

36

0