
Рәмзия Габделхакова "Син икәнсең"
6нчы көн #әдәбимарафон Кояш, күк, йолдызлар белән чагыштырганда бер кешенең тормышы шундый кечкенә, вак нәрсә, чүп кенә кебек. Адәм баласы бу җирдә тузан бөртеге генә, аның тырыша-азаплана гомер дисбесенә җыйган көннәре, ай-еллары галәм өчен бары бер мизгел. Бармы җирдә Алсинә, юкмы, кырык ел яшиме ул, туксанмы, аңа барыбер. Ләкин якты дөньяны бер тапкыр күргән җан тормышка чытырдап ябыша, үзен аңлый башлау белән үлем аның кан дошманына әйләнә. Ник үлемнән шул тикле курка икән кеше? Үлгәч, бернинди мәшәкать, борчу-кайгы да калмый югыйсә. Мәңгелек ял, мәңгелек тынычлык... Ләкин берәү дә үләргә теләми, мең нужа-газап белән булса да, үрмәләп булса да яшәргә тырыша. Күрәсең, Аллаһ тарафыннан бирелгән җан шул кадәр кадерле-кыйммәтледер һәм кеше дигән зат бу җиргә шул олы бүләкне күз карасыдай саклар өчен яратылгандыр. Алсинә уйчан карашын күктә җемелдәшкән йолдызларга төбәп, тәрәзә янында тын гына басып тора. Җәйге төннәр җылы, аяз. Көндезен бала-чага тавышы белән шау-гөр килеп торган ишегалды тынып калган. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Синикәнсең
36
0